Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста референдум уңаеннан җыен булды

Районыбыз, авылларыбыз елдан-ел үзгә төс ала, күркәмләнә, яшәү, тормыш итү өчен шартлар арта бара. Күпчелек уңайлылыкларның үзара салым акчасына булдырылуын хәзер күпләр яхшы аңлый. Быел районда, барлык республикадагы кебек үк, яз башында үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәрелгән иде инде. Көз көнендә аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда...

Районыбыз, авылларыбыз елдан-ел үзгә төс ала, күркәмләнә, яшәү, тормыш итү өчен шартлар арта бара. Күпчелек уңайлылыкларның үзара салым акчасына булдырылуын хәзер күпләр яхшы аңлый. Быел районда, барлык республикадагы кебек үк, яз башында үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәрелгән иде инде. Көз көнендә аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда да дәүләт вәгъдә иткән субсидияләрне вакытында алу. Халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр бер сум акчага төбәк бюджетыннан дүрт сум өстәп бирелә. Ләкин документлар әйләнешен көтеп, ул акчаларны алу һәм аны алдан халык белән килештерелгән эшләрне башкаруга тоту шактый озак вакыт таләп ителгәнлектән, бердәм референдум көне булдырып, аны ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрү билгеләнде. Район мәдәният йортында үткән җыен да узган референдумның нәтиҗәләрен һәм бу атнада узачак референдумга әзерлекне уртага салып сөйләшү, фикер алышу иде.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин үз чыгышында районда башкарылган эшләргә тукталды.

- Туган төбәге тормышына битараф булмаган кеше бу мөһим чарада активлык күрсәтер дип ышанам. Бигрәк тә, хәзер халыктан җыелган акчага хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып өстәгәндә ничек шуннан файдаланмаска!? Халыктан җыелган акча ныклы контрольдә булачак һәм ул фәкать авылларыбызны төзекләндерүгә тотылачак, - диде.

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев референдумда катнашу тәртипләренә тукталды, активлык күрсәтергә чакырды. Район башкарма комитетында үзара салым акчасын контрольдә тотучы комиссия эшләвен әйтеп, ел ахырында җыелган акчаларның нинди максатларда кулланылуы турында исәп-хисап ясаячакларын белдерде.

Авыл җирлекләре үзара салым акчасына нинди эшләр башкарганнар соң? Иске Йомралы, Черкен, Каратун, Апас авыл җирлекләре башлыклары бу эшкә хисап тоттылар, киләсе елга планнары белән таныштырдылар. Башкарылган хезмәтләр һәркемнең күз алдында. Залдан яңгыраган сорауларга да җитәкчеләр тулы җаваплар бирделәр. Җыенда, шулай ук үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукциягә игътибарны арттыру буенча да сүз булды.

Туган төбәгебезне төзек, чиста итү өчен халыкның активлыгы бик кирәк. Шуны истә тотып, авыл җирлекләренең йөз төрле проблемаларын хәл итүдә райондашлар үз өлешен кертүне гамәлгә ашыра, елдан-ел активлаша бара. 20 ноябрьдә булачак референдумда да райондашлар бердәм булырлар.

Җыен ахырында район башлыгы республика буенча призлы урын алган, Казанда Пирамида сәхнәсендә суперфиналда чыгыш ясаган "Безнең заман" бию төркеме (җитәкчесе Альфира Малиновская) егет-кызларын сәхнәгә чакырды. Район данын яклаган яшьләргә изге теләкләре белән бүләкләр тапшырды. Шулай ук намуслы хезмәте һәм 60 яшьлеге уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобәйдуллинга, озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен уку-укыту комбинаты җитәкчесе Наил Исмәгыйлевкә министрлыкларның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гүзәл Хилавиева,

Гөлзада Гатауллина.

Авторлар фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев