Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста сыер савучы апалар сөт урлаганы тотылган

Хәрәмгә кызыксаң, хәләл малыңнан да колак кагарсың диләр. Нәфесеңне тыеп, булганына шөкер итеп яшәүгә ни җитә дә бит. Бу төшенчәнең бар кеше дә асылын аңлап бетерми шул. Тормышта абынулар, ялгышулар булып тора. Һәр ялгыш адым үкенүләр һәм суд юлы белән тәмамлана. Соңгы вакытта үзләренә ышанудан файдаланып, хезмәт урыныннан нидер кыстырып...

Хәрәмгә кызыксаң, хәләл малыңнан да колак кагарсың диләр. Нәфесеңне тыеп, булганына шөкер итеп яшәүгә ни җитә дә бит. Бу төшенчәнең бар кеше дә асылын аңлап бетерми шул. Тормышта абынулар, ялгышулар булып тора. Һәр ялгыш адым үкенүләр һәм суд юлы белән тәмамлана.
Соңгы вакытта үзләренә ышанудан файдаланып, хезмәт урыныннан нидер кыстырып кайтырга күнегеп китүчеләр белән еш очрашырга туры килә. Узган ел шундый 47 очрак теркәлгән. Агымдагы елның 2 аенда 9 кешегә хезмәт урынында урлашкан өчен җавап бирергә туры килгән.
Мисал өчен, фермада сыер савучы апаларга сөт урлап кайту гадәте хас. Кем ничек һәм күпме булдыра ала! 10 литр, 15 литр, 20 литр. Тамчыдан күл җыела. Өйгә сизелерлек табыш керәдер, сүз дә юк. Ләкин бит фермада шул ук вакытта күрсәткечләр күзгә күренеп төшә. Сөт алып кайтучы ханымнар да урында ук тотыла, тикшерү эшләре тиешенчә уздырыла. Алар гаепләрен тулысынча танысалар да, үкенүләрен белдерсәләр дә, Закон каршында җәзасыз кала алмыйлар. Суд тарафыннан һәркайсына хуҗалыкка китергән мадди зыяннан чыгып, штраф суммалары билгеләнде.
Барына канәгать булып, исән-имин яшик! Тормышыбызны кара таплар белән чуарламыйк әле!
Радик Кәримуллин,
районның җәмәгать судьясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев