Апаста ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан хоккей буенча фестиваль узды
Бүген “Алтын алка” бозында 2012нче елгы яшь хоккейчылар очрашты.
(14 ноябрь, “Апастово-информ”).
Фестиваль Татарстанның хоккей Федерациясе ярдәмендә үткәрелде.
Бәйрәм төсе алган фестивальдә 8 команда катнашты: Казаннан “Ак Барс” командалары, Буа шәһәреннән “Арктика” һәм Апасның “Алтын алка” командалары. Аларның һәрберсенә истәлекле медальләр тапшырылды. Боз мәйданында Татарстан, Россия флаглары балкыды. Гимн яңгырады.
Татарстанның Хоккей Федерациясенең спорт ярышларын оештыру буенча белгече Лилия Новикова, район башкарма комитеты җитәкчесе урын бармы Луиза Сафина балаларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев