Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивале дәвам итә

Авыл клубларында, мәдәният йортларында эшләп килүче театр түгәрәкләре эшчәнлеге белән танышу һәм авылларда гомер итүче театр сәнгатен сөйгән үзешчәннәрне барлау максатыннан, районда мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган “Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивале бара.

(19 апрель, “Апастово-информ”).


Әлеге фестиваль алтынчы тапкыр уза. Һәр коллектив яңалыкка, камиллеккә омтыла.
“Бар тырышлыкларын, көчләрен куеп әзерләнгәннәр, чын йөрәктән рольләренә кереп, тамашачыларны да үз тормышларына, үз дөньяларына алып кереп китәрлек итеп уйныйлар. Барысы да алкышларга лаек. Гади авыл кешесенең сәхнәдә шулай ышандырып уйнавына сокланмый карау мөмкин тугел! Әлегә 7 спектакль карадык”, - ди Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.
Олы Бакырчы - Тәүгелде, Олы Болгаер, Әҗем, Югары Ындырчы, Шыгай, Дәвеш-Колгына, Акхуҗа-Карамасар үзешчән театр артистлары соклануга лаек.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев