Апаста тәмәкене тиешсез урында тарткан өчен штраф түләүчеләр куп
Тәмәке, аны кулланган кешеләрнең яртысын үлемгә китерә. Дөньяда һәр секунд саен тәмәке тартучы бер кеше үлә. Аны "акрын үлем" дип юкка гына әйтмиләр, сәламәт кеше тәмәке тартып акрынлап саулыгын югалта бара. Ә аның нәтиҗәсе һәркайсыбызга мәгълүм. 2013 елның 1 июненнән тәмәкегә каршы Федераль Закон гамәлгә кергәч, стадионда, мәктәптә, югары уку...
Тәмәке, аны кулланган кешеләрнең яртысын үлемгә китерә. Дөньяда һәр секунд саен тәмәке тартучы бер кеше үлә. Аны "акрын үлем" дип юкка гына әйтмиләр, сәламәт кеше тәмәке тартып акрынлап саулыгын югалта бара. Ә аның нәтиҗәсе һәркайсыбызга мәгълүм.
2013 елның 1 июненнән тәмәкегә каршы Федераль Закон гамәлгә кергәч, стадионда, мәктәптә, югары уку йорты бинасында, хастаханәдә, балалар мәйданчыгында, кибеттә, лифтта, самолетта, машиналарга ягулык салу станциясендә тарту тыелды. Тәмәкене рекламалау туктатылды. 2014 елның июненнән поездда, вокзалда, аэропортта, кунакханәдә, кафе-ресторанда тартырга рөхсәт ителми башлады. Быел 1 гыйнвардан тәмәкегә акциз бәясе арттырылды. Тәмәкенең капларын күрсәтеп кую да хәзер рөхсәт ителми. Алдан бу тыюларга күпләр гаҗәпләнеп карасалар да, ияләштек, шулай тиеш кебек. "Күптән шулай кирәк" иде диючеләр дә бихисап хәзер.
Тәмәкене махсус урыннарда гына көйрәтүчеләр дә зарланмыйлар. Ә законны бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Штраф суммалары да шактый саллы икән.
- Узган ел дәвамында рөхсәт ителмәгән урыннарда (аеруча мәдәният йортлары, хастаханә янында) тәмәке тарткан өчен 44, быелның өч аенда 23 райондашыбыз штрафка тартылды. Аңлату-кисәтү эшләре даими алып барылса да, кайберәүләр әле һаман моңа җиңелчә карыйлар, - ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин.
Тәмәке төтененең янәшәдәгеләргә дә шактый зыян китерүе мәгълүм. Аеруча, балалар өчен куркыныч ул. Балалары янында тәмәке тартучы әти-әниләр бу агулы төтеннең төрле авырулар, аеруча яман шеш авыруы китереп чыгаруы турыда уйлансыннар иде. Электрон тәмәке, кальян парыннан әйләнә-тирәдәгеләргә зыян юк диючеләр дә ялгышалар. Зыянлы химик кушылмалар тын юллары аша үпкәгә үтә, аннан канга сеңә, кан аша бөтен тәнгә тарала икән. Тәмәкенең кайсы да зыянлы. Галимнәр тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 2030 елда тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авырулардан үлүчеләр тагын да күбәячәк һәм алты миллионнан сигез миллионга җитәчәк, диләр.
Гөлзада Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев