Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Трактор-прицеп” операциясе башлана

Районда 13 июньнән 7 июльгә кадәр "Трактор-прицеп" операциясе барачак. Ул үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмый калуны күздә тота. Үзйөрешле машина-трактор, юл-төзелеше техникасы, үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, юл иминлеге хезмәткәрләре, "Гостехнадзор" идарәсе белән берлектә уздырыла. Бу көннәрдә тракторларның, үзйөрешле авыл хуҗалыгы һәм юл салучы башка...

Районда 13 июньнән 7 июльгә кадәр "Трактор-прицеп" операциясе барачак. Ул үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмый калуны күздә тота. Үзйөрешле машина-трактор, юл-төзелеше техникасы, үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, юл иминлеге хезмәткәрләре, "Гостехнадзор" идарәсе белән берлектә уздырыла. Бу көннәрдә тракторларның, үзйөрешле авыл хуҗалыгы һәм юл салучы башка төрле машиналарның файдалануын тикшерәләр. Операция барышында шулай ук тракторларның, үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәлүе, ОСАГО полисы, йөртүче яки механизатор таныклыгы, юллама документациясе булу-булмавы, агрегат номерлары туры килү-килмәве игътибарга алына. Юллардагы, авыл җирлекләре территорияләрендәге һәм шулай ук басуда терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техника игътибардан читтә калмый. Алардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларга штраф, административ җаваплылык каралган.
Ирек Солтанбеков, "Гостехнадзор"ның райондагы бүлекчәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев