Апаста туберкулез авыруы күбәя
24 март - туберкулезга каршы бөтендөнья көрәш көне Әлеге авыру йогышлы һәм бик куркыныч. Шуңа күрә дә сәламәтлек сагында торучылар үз-үзебезгә даими игътибарлы булырга чакыра. Узган ел районда 6 кешедә туберкулез авыруы билгеле булды. Алар флюорография узгач беленде. Вакытында ачыклаганга күрә, райондашларның сәламәтлеге алга таба бара. - Манту пробасы балаларга...
24 март - туберкулезга каршы бөтендөнья көрәш көне
Әлеге авыру йогышлы һәм бик куркыныч. Шуңа күрә дә сәламәтлек сагында торучылар үз-үзебезгә даими игътибарлы булырга чакыра.
Узган ел районда 6 кешедә туберкулез авыруы билгеле булды. Алар флюорография узгач беленде. Вакытында ачыклаганга күрә, райондашларның сәламәтлеге алга таба бара.
- Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Туберкулезга каршы көрәштә беренче чиратта БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет - ягъни авыруга каршы торучанлык тора. Шуңа күрә әти-әниләр бу прививкадан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңласыннар, - ди район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционесты Гөлсинә Гайнуллина.
Елга бер тапкыр флюорография үтәргә һәм вакытында врачка мөрәҗәгать итәргә өнди район үзәк хастаханәсенең флюролаборанткасы Рәзинә Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев