Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста тырыш халык яшәгәнен һәркем белеп торсын

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителгән иде. "Республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк," - диде бер чыгышында Республика...

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителгән иде. "Республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк," - диде бер чыгышында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Районда да һәр ел саен район башлыгы карары белән 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителә. Ул 31 майга кадәр дәвам итә. Карар нигезендә тирә-юньне, беркетелгән урамнарны чистарту буенча өмәләр уздырылды. Апастагы Җиңү паркы, Үзәк ял паркы, плотина буе, сабантуй аланлыгы, Табар елгасы ярлары, шулай ук авыл җирлекләрендә ял урыннары, елга-күл буйлары чүп-чардан чистартылды. "Бакча һәм урман айлыгы", "Бергәләп агач утыртабыз" акцияләрендә дә райондашлар актив катнашты. Бу вакыт эчендә районга күпме кунаклар килде, һәркайсы Апасыбызның чисталыгы, пөхтәлегенә соклануын белдерде. Чисталык икеайлыгы кысаларында район күләмендә юл кырыйларын, посадкаларны чистарту эше дә тулы куәтенә бара. Посадкалар аклана, корыган агачлар алына. Район башкарма комитеты җитәкчесе, санитар-экологик икеайлыкны үткәрү штабы рәисе Алмаз Гыйбадуллин бу чараның мөһимлеген кабат искәртте.

- Президентыбыз Карары нигезендә һәм республикакүләм акция кысаларында бу эштә һәр райондаш үзендә җаваплылык тоеп эшли. Посадка, юл кырыйларын чистартуда районның барлык оешмалары актив катнаша. Һәр көнне бер меңнән артык кеше өмәгә чыга. Үзәк хастаханә, аграр көллият, ветстанция, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, коммуналь хуҗалык һәм, гомумән барлык оешмалар булсынга дип эшлиләр. Ә авыл җирлекләре үз территорияләренә кергән посадкаларны чистарталар. СХП "Свияга" берләшмәсе белгечләре дә эшне дөрес оештыралар. Чүп-чарны ташуда транспортка да тоткарлык юк. Казан-Ульян юлыннан Апаска кайсы яктан гына килсәң дә чисталык каршы ала. "Май чүлмәге тышыннан билгеле" дип юкка гына әйтмәгән өлкәннәр. Бездә нинди тырыш, уңган халык яшәгәнен һәркем белеп торсын, - диде ул.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев