Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста җәяүлеләрне хөрмәт итәләрме?

Дәүләт Думасында юл аркылы чыгу урыннарында "зебра", махсус юл билгеләре белән җиһазланган кичүләрдә закон бозучыларга штрафларны тагын да катгыйландырырга җыеналар. Билгеле булганча, хәзер Апаста һәм Каратунда шулай җиһазланган, кояш яктысы белән эшләүче светофорлар куелган, асфальтка ясалма каршылыклар урнаштырылган унга якын юл аркылы аша чыгу урыннары бар. Авылларда да мондый урыннар...

Дәүләт Думасында юл аркылы чыгу урыннарында "зебра", махсус юл билгеләре белән җиһазланган кичүләрдә закон бозучыларга штрафларны тагын да катгыйландырырга җыеналар. Билгеле булганча, хәзер Апаста һәм Каратунда шулай җиһазланган, кояш яктысы белән эшләүче светофорлар куелган, асфальтка ясалма каршылыклар урнаштырылган унга якын юл аркылы аша чыгу урыннары бар. Авылларда да мондый урыннар пәйда була һәм елдан-ел арта. Руль артындагылар кичүләрдә туктап, җәяүленең юлның икенче ягына чыгуын көтеп торырга, аңа комачаулык итмәскә тиеш. Бу таләпне үтәмәүче автотранспортчыларга 1,5 мең сумлык штраф санкцияләре каралган. РФ Дәүләт Думасына кергән закон проекты буенча аның 2,5 мең сумга кадәр артуы ихтимал.
-Районда узган елда тиешенчә җиһазланган юл аша чыгу урыннарында закон бозган 186 шофер тоткарланды һәм 1500 сумлык штрафка тартылды. Тимер юл кичүен үткәндә закон бозучылар 21 кеше булып, алар 1000 сумлык штраф түләде. Бу ел башыннан шундый хокук бозучыларга 25 тән артык протокол төзелде,-ди автоинспектор Марат Хөснетдинов.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев