Апаста яшәүче Хаттаб һәм Наҗия Хөснетдиновлар зәбәрҗәт туйларын билгеләп уздылар
55 ел парлы гомер юлы узучы Хөснетдиновларга район башлыгы Равил Хисаметдиновның Рәхмәт Хаты тапшырылды, мамык шәл һәм түбәтәй бүләк ителде.
(12 октябрь, Ләлә Сафиуллина. “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарама комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Хаттаб һәм Наҗия Хөснетдиновларга олы хөрмәт белдереп, ихлас тәбрикләүләрен җиткерделәр.
Хаттаб абый белән Наҗия апаның иңне-иңгә куеп яши башлауларына 55 ел вакыт узган. Алар икесе дә гади авыл уңганнары. Хаттаб абый иң элек электр элемтәсендә, аннан соң озак еллар коммуналь хуҗалыкта хезмәт иткән. Наҗия апа гомере буе Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Тормыш сукмагыннан да бер уйда, бер сүздә булып, кулга-кул тотынышып атлый алар. Үзләре үрнәгендә ике ир бала тәрбияләп үстереп, олыгайган көннәрендә аларның кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев