APASTOVO.RUда яңа фотобәйге
525
0
Дуслар! Бездә шәп фотобәйге старт ала! Ак карлы кышка аяк атладык. Күңел өзелеп-өзелеп яңа елны, ә аның белән бергә ниндидер могҗиза көтә... Инде күпләр яңа ел бәйрәменә әзерләнә дә башлагандыр, мөгаен. Кайберәүләр яңа елның төп бизәге булган өй түренә яшел чыршыны утыртып, аллы-гөлле утларын да кабызгандыр, ишегалды уртасына кардан кыш...
Дуслар! Бездә шәп фотобәйге старт ала!
Ак карлы кышка аяк атладык. Күңел өзелеп-өзелеп яңа елны, ә аның белән бергә ниндидер могҗиза көтә... Инде күпләр яңа ел бәйрәменә әзерләнә дә башлагандыр, мөгаен. Кайберәүләр яңа елның төп бизәге булган өй түренә яшел чыршыны утыртып, аллы-гөлле утларын да кабызгандыр, ишегалды уртасына кардан кыш бабай да әвәләп куйгандыр. Шул уңайдан без оста куллы, фантазиягә бай укучыларыбыз арасында "Яңа ел бизәкләре" дигән фотобәйге игълан итәбез. Бәйгебезнең шартлары гади.
Үз кулыгыз белән ясалган, зәвык белән бизәлгән чыршы яисә кардан әвәләгән сын янында селфи төшеп, аны 20 декабрьгә кадәр безнең «В контакте"дагы рәсми төркемебезгә хат "сообщение" рәвешендә юллагыз. Үзегезнең исемегезне, кайдан икәнлегегезне дә күрсәтергә онытмагыз. Бу фотолар безнең сайтта урнаштырылып барылачак. Ә соңыннан, гадәттәгечә, фотоларга тавыш бирүләр оештырачакбыз. Әйдәгез, дуслар, катнашыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев