Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашханәне ник тикшергәннәр?

Кибет киштәләре, рәсми рөхсәт ителмәгән урыннарда, базарларда, ашханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләрдәге ит продуктларын тикшерәләрме? Рамил Биккулов. Фиргать Сафин, Татарстан дәүләт ветеринария күзәтчелеге Апас районара инспекциясе җитәкчесе: -Бу безнең туры вазифабыз. Ел башыннан сату нокталары, ашханә-кафеларда.планлы 250 тикшерү үткәрдек. Урыннардан килгән сигналлар буенча безнең безнең җаваплылыктагы 7 районда планнан тыш 100...

Кибет киштәләре, рәсми рөхсәт ителмәгән урыннарда, базарларда, ашханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләрдәге ит продуктларын тикшерәләрме?
Рамил Биккулов.
Фиргать Сафин, Татарстан дәүләт ветеринария күзәтчелеге Апас районара инспекциясе җитәкчесе:
-Бу безнең туры вазифабыз. Ел башыннан сату нокталары, ашханә-кафеларда.планлы 250 тикшерү үткәрдек. Урыннардан килгән сигналлар буенча безнең безнең җаваплылыктагы 7 районда планнан тыш 100 дән артык тикшерү үткәрелде. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә хокук бозучыларга карата 8 протокол язылды һәм чаралар күрелде. Автоинспекторлар белән бергә юлларда терлек, ит продуктлары, азык-төлек ташучы 450 транспорт чарасы туктатылып тикшерелде. Бу рейдлар вакытында төрле хокук бозучыларның 90 очрагына тап булдык һәм тиешле нәтиҗәләр чыгарылды. Хәзер табигатьтә киек җанварлар, иясез этләрнең кушылу чоры бара. Без шулай ук аларның баш санын чикләү чаралары үткәрүдә дә катнашабыз. Районда йогышлы авыру таралу чыганагы булган кабан дуңгызлары, төлкеләр баш санын көйләүдә дә безнең тарафтан тиешле күзәтү алып барыла.
Татарстан Министрлар Карары нигезендә терлекчелек объектларында, үләт базлары (БЭККЕР ЧОКЫРЫ) халәтен дә күз уңында тотабыз. Районда узган гасырның төрле елларында Себер үләте йоктырып үлгән хайваннар күмелгән бу каберлекләрне хәзер космостан иярченнәр даими карап-барлап троа. Урыннардагы җитәкче-белгечләр моңа бик игътибарлы булсыннар иде.
Хәзер безнең эш урыныбыз район хакимияте бинасының беренче катында, телдән һәм язмача мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен эш телефоныбыз: -22-6-59. Сәламәт булыгыз.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев