Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл өе язмышы

Узган гасыр. Егерменче еллар, Ачлык, ялангачлык котырды. "Ничек тә җан саклыйк", диеп, Абзый Казанга җыенды. Ишеккә салды зур йозак, Тәрәзәгә какты тактасын. "Эх…" диеп, бер уфтанды да Алды кулына баласын… Килеп җиттеләр калага, Авыл кешесенә юл кыска. Торыр урын, эше була икән- Урнашты ул заводка. Еллар узды, хәл җайланды, Бала...

Узган гасыр. Егерменче еллар,
Ачлык, ялангачлык котырды.
"Ничек тә җан саклыйк", диеп,
Абзый Казанга җыенды.
Ишеккә салды зур йозак,
Тәрәзәгә какты тактасын.
"Эх…" диеп, бер уфтанды да
Алды кулына баласын…
Килеп җиттеләр калага,
Авыл кешесенә юл кыска.
Торыр урын, эше була икән-
Урнашты ул заводка.
Еллар узды, хәл җайланды,
Бала үсте, буй җитте.
Озак-озын уйламады-
Әтисе эшен дәвам итте.
Тик шунда сугыш башланды,
Тыныч тормышлар бетте.
Әтисе белән хушлашып,
Улы фронтка китте.
Шул яудан кайта алмады,
Ата күз яшен түкте.
Оныгының киләчәге
Завод цехына күчте.
Онык югалып калмады
Заводны ул үз итте.
Бабасы салган туры эз-
Эшче юлыннан китте.
Бар хезмәттә дәрәҗәсе
Илгә бит эшче кирәк!
Гаилә династиясен
Бозмый сакларга ният.
Килегез яшьләр заводка!
Илне бергә күтәрик.
Бөек гамәл- Эшче исемен
Лаеклы дәвам итик.
Тик авылда бабай салган
Өй кая соң, нигезе?
Ил табынын кем тутырыр-
Моңа җавап табалмыйм…

Фиргат Мөхәммәтҗанов.

Свяжский бистәсе. Октябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев