Баллы Тау итәгендә изге чишмә
Зур Күккүз авыл җирлеге чишмәләргә бик бай. Бүгенге көндә биредә барлыгы 20гә якын чишмә исәпләнә. Шуның 13-е халыкны чиста, саф суы белән тәэмин итә. Күккүзлеләр чишмәләрне тезекләндерүгә, чистартуга да зур игътибар бирә. Зөя елгасы буенда Баллы Тау итәгендә урнашкан Кече Күккүз авылы чишмәсенең тарихы еракларга барып тоташа. Авылның имамы Ильяс...
Зур Күккүз авыл җирлеге чишмәләргә бик бай. Бүгенге көндә биредә барлыгы 20гә якын чишмә исәпләнә. Шуның 13-е халыкны чиста, саф суы белән тәэмин итә. Күккүзлеләр чишмәләрне тезекләндерүгә, чистартуга да зур игътибар бирә.
Зөя елгасы буенда Баллы Тау итәгендә урнашкан Кече Күккүз авылы чишмәсенең тарихы еракларга барып тоташа. Авылның имамы Ильяс Сафин сүзләренчә, элек бу урында урман булган. Агачларны кискәннән соң, агач куышларында бик күп бал калган. Баллы Тау атамасы шуннан килеп чыккан. Хәзер бу урыннарда икмәк игелә, чәчү җирләре булып исәпләнә. Чишмәнең чыгышы тау итәгеннән килә.
- Борынгы риваятьләр буенча, бу җир Шәһри Болгар белән бәйле. Шул яклардан гыйлемле, изге бер карт дини белем өләшергә килә. Аны Үрәч бабай дип йөртәләр. Ул шушы чишмә буенда намазлар укый. Авыл халкы да бирегә йөри. Ләкин көннәрнең берендә бабай чишмә буенда үлеп китә. Вафат булган урынында аның каберлеге урнаша һәм чишмәне Үрәч чишмәсе дип атый башлыйлар. Икенче төрле аны Изгеләр чишмәсе дип тә йөртәләр. Бүгенге көндә дә каберлекнең урыны саклана, ул әйләндереп алынган. Авылдан 3 чакрым тирәсе ераклыкта урнашса да, чишмәгә халык еш килә: ял итә, матурлыкка соклана, салкын суын эчеп, җанына шифа, тәненә сихәт ала. Шулай ук Изгеләр чишмәсе янында намазлар уку, Ходайдан яңгыр, мул уңышлар, кичерүне, сырхаулардан азат итүне сорау да күркәм гадәткә кергән, - ди Ильяс хәзрәт.
Чишмә Кече Күккүз авылы егете, бүгенге көндә Апаста яшәүче Фәнис Кәлимуллин башлангычы, тырышлыгы һәм ярдәме белән матурланган, үзгәреш кичергән. Борынгы гореф-гадәтләребез үрнәге булган самавар куелган, беседка урнаштырылган, аның башына чын мөселманча итеп ай да утыртылган. Суга алып килүче сукмак та яңартылган. Гомумән, биредә шактый күләмле хезмәт башкарылган.
- Апаста яшәүче Марсель Габидуллин, Кече Күккүз егете Радик Хәбибуллин һәм авылдаш ир-атлар тырышлыгы, булышлыгы, кул көче белән эшләдек. Хәзер тагын буяп, чистартып куярга ниятлибез, - ди Фәнис.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев