“Бер күрүдә гашыйк булдым“ бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан сайтыбызда "Бер күрүдә гашыйк булдым" бәйгесе узды. Яшь парлар үзләренең кавышу мизгелләрен чыгылдырган фотоларны бәйгегә юллады. Күп кенә яшь парлардан фотолар килде. Апаста яшәүче Алмаз һәм Гүзәл Сәмигуллиннар Гашыйклар көнендә бүләкләнү өчен район мәдәният йортында оештырылган шагыйрә Эльмира Җәлилова катнашындагы кичәгә чакырылды. Тирән эчтәлекле...
14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан сайтыбызда "Бер күрүдә гашыйк булдым" бәйгесе узды. Яшь парлар үзләренең кавышу мизгелләрен чыгылдырган фотоларны бәйгегә юллады. Күп кенә яшь парлардан фотолар килде. Апаста яшәүче Алмаз һәм Гүзәл Сәмигуллиннар Гашыйклар көнендә бүләкләнү өчен район мәдәният йортында оештырылган шагыйрә Эльмира Җәлилова катнашындагы кичәгә чакырылды. Тирән эчтәлекле мәхәббәт бәйрәменең кунагы булды алар. Сәмигуллиннарга "Йолдыз" газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева Мактау грамотасы һәм "Браво" барына романтик ашка Сертификат тапшырыла. Татарстан Республикасының Атказанган җырчысы Айгөл Бариеваның җырлары да әлеге гаиләгә бүләк ителде.
Кичә тәмамланганнан соң, Алмаз белән Гүзәл "Браво" барында кунак булды. Алар өчен тәмле сыйлар әзерләнгән иде.
Яшьләр оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм тагын да бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев