Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Блиц-конкурсның җиңүчесе билгеле булды

Район Пенсия фонды коллективы узган атнада ук район үзәгендә иң беренчеләрдән булып ясаган Кыш бабайлар кар композициясе фотосын "Йолдыз" сайтына куйган идек. Стерео-3D- Кыш бабайларны кардан ясаучы авторларны иң беренче булып Апас мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Ранил Әхмәтҗанов танып алган. Район Пенсия фондына иң беренче булып килеп җиткән. Район Пенсия...

Район Пенсия фонды коллективы узган атнада ук район үзәгендә иң беренчеләрдән булып ясаган Кыш бабайлар кар композициясе фотосын "Йолдыз" сайтына куйган идек. Стерео-3D- Кыш бабайларны кардан ясаучы авторларны иң беренче булып Апас мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Ранил Әхмәтҗанов танып алган. Район Пенсия фондына иң беренче булып килеп җиткән. Район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов шунда ук редакциягә шалтыратты:

-Аны зур кунак итеп каршыладык. Сынчылар аңа үз бүләкләрен тапшырдылар, җиңүчегә рәхмәт әйттек,-диде.

Апаста, авылларда хәзер күп коллективлар, аерым кешеләр шундый матур кар сыннары ясау белән мәшгүль. Алар арасында да балалар өчен шундый блиц-конкурслар игълан итәргә теләүчеләр "Йолдыз" редакциясе белән элемтәгә чыкса, алар үтенечен дә рәхәтләнеп үтәргә сүз бирәбез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев