Болынбалыкчыда янгын чыккан
Агымдагы елда районда 21 янгын очрагы теркәлгән. 1 кибет, 6 торак йорт, 4 сарай, 7 мунча, 1 гараж зыян күргән. Ике очрак өеп куйган печән яну белән бәйле.
8 сентябрь иртәсендә районның янгын сүндерү бүлегенә Болынбалыкчы авылында йорт януы турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортның түбәсе ялкынланып яна һәм өйнең эченә дә ялкын телләре үрмәләгән була. Йорт яраксыз хәлгә килә. Тикшерү эшләре вакытында яңа гына исәпләгеч алмаштырулары һәм электр чыбыкларының дөрес үткәрелмәве мәгълүм була.
Ут-күздән сак, исәпләгечне, чыбыкларны үткәргәндә игътибарлы булыгыз дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев