Борнаш урта мәктәбе “Ватан геройлары көне”н билгеләп үтте
Өлкән буын ветераннар сафы сирәгәеп, каһарманлык төшенчәләре алмашына барган бүгенге чорда Россиядә декабрь аенда Ватан Геройларын данлау традициягә керде. Яу кырында да, тыныч тормышта да илнең иминлеген саклау һәм үстерү өчен көч һәм, еш кына гомерләрен куйган батыр һәм тырыш шәхесләр нәкь менә безгә үрнәк булып тора. Тарих һәм җәмгыять...
Өлкән буын ветераннар сафы сирәгәеп, каһарманлык төшенчәләре алмашына барган бүгенге чорда Россиядә декабрь аенда Ватан Геройларын данлау традициягә керде. Яу кырында да, тыныч тормышта да илнең иминлеген саклау һәм үстерү өчен көч һәм, еш кына гомерләрен куйган батыр һәм тырыш шәхесләр нәкь менә безгә үрнәк булып тора. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М.җитәкчелегендә5-8 укучылары , кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре тарих битләренә язылган һәм буыннардан-буыннарга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткәнИзге Георгий ордены кавалерларыһәм Апасыбызның үзе үстергән герой уллары турында сөйләделәр, хөрмәтләп искә алдылар. "Без дә тормышта батыр булып калыйк! Намус кушканча халыкка хезмәт итик, аның лаеклы гражданнары булыйк! "-диеп укучыларга мөрәҗәгать итте укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев