Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Борнаш урта мәктәбендә Тыюлык дәресләре үтә

2017 ел Россиядә аеруча саклана торган табигый тирәлекләр елы дип игълан ителде.Шул уңайдан январь аенда Бөтенроссия тыюлыклар дәресе (Всероссийский заповедный урок) проекты старт алды.Әлеге чарада катнашучылар саны буенча Татарстан - иң алдынгылар рәтендә.Шушы проект кысаларында Борнаш урта мәктәбендә Идел-Кама Дәүләт тыюлыгына һәм Түбән Кама милли паркына багышланган бик матур дәресләр...

2017 ел Россиядә аеруча саклана торган табигый тирәлекләр елы дип игълан ителде.Шул уңайдан январь аенда Бөтенроссия тыюлыклар дәресе (Всероссийский заповедный урок) проекты старт алды.Әлеге чарада катнашучылар саны буенча Татарстан - иң алдынгылар рәтендә.Шушы проект кысаларында Борнаш урта мәктәбендә Идел-Кама Дәүләт тыюлыгына һәм Түбән Кама милли паркына багышланган бик матур дәресләр үткәрелә, шулай ук заповедныйурок.рф сайтына отчетлар җибәрелә. Беренчеләрдән булып Тыюлык дәресен башлангыч класс укытучылары әзерләп үткәрделәр,аннан озынайтылган көн төркеме һәм 5-8 классларның җитәкчеләре кушылды. Югары класс укучылары һәм класс җитәкчеләре проектның иҗади эш өлешенә әзерләнәләр.Тыюлык дәресен үткәргән һәр укытучыга ЭкоЦентрдан рәхмәт хатлары, дипломнар килде дә инде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдавс Бикмурзина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев