Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Борнашны матур йортлар бизи

Борнашта яшәүче Гыйльметдиновлар гаиләсе ел саен авылдашларына бәйрәм кәефе бүләк итә.

(28 декабрь, “Апастово-информ”).


Алар ел саен Яңа ел алдыннан йортларын бизи. Якты нурлар сибеп торган йорт янәшәсенә быел Кар бабай да ясап куйганнар.

Марат һәм Миләүшә Гыйльметдиновлар матурлыктан тәм табып, күңел байлыгын авылдашларына да өләшеп яши. Алар мәдәни чаралардан да читтә калмый. Гаиләләре белән сәхнә түрендә алар. Кызлары да әти-әниләре юлыннан атлый.

“Авылда Яңа ел сулышы сизелә. Гыйльметдиновларның йорты кичләрен һәм төнлә җем-җем матур утларга күмелә, яктылык сибә”, - ди Борнаш музее җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев