Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чаллыда 67 яшьлек әби-карчыкны алдаганнар

Чаллыда телефон аша эш итүче кырыгалдарлар 67 яшьлек әби-карчыкны кәкре каенга терәтеп калдырган. Пенсионерның төн уртасында өй телефонына шалтыраталар. Таныш булмаган ир-ат әбигә улының бәлага юлыгуын, аны азат итү өчен зур суммада акча кирәк булуын җиткерә. Югалып калган карчык шалтыратучыга кәрәзле телефон номерын әйткәнен сизми дә кала, ә үзе акча...

Чаллыда телефон аша эш итүче кырыгалдарлар 67 яшьлек әби-карчыкны кәкре каенга терәтеп калдырган.

Пенсионерның төн уртасында өй телефонына шалтыраталар. Таныш булмаган ир-ат әбигә улының бәлага юлыгуын, аны азат итү өчен зур суммада акча кирәк булуын җиткерә. Югалып калган карчык шалтыратучыга кәрәзле телефон номерын әйткәнен сизми дә кала, ә үзе акча җыярга керешә.

Әбинең аңына килергә дә вакыты калмый, кырыгалдар шунда ук кабат шалтырата - әби кеше белән элемтәне үз исәп-хисабына 35 мең сум акча күчкәнче өзми. Менә шуннан соң гына әби кеше улына шалтырата. Тегесе әнисенең шулай соң шалтыратуына аптыравын белдерә. Аңышкач полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Җинаять эше кузгатылган, тикшерү дәвам итә.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев