Черкен балалары һавага ак күгәрченнәр очырды
Табар Черкене мәктәбендә бүген 55 бала тырышып-тырышып белем елгасын колачлый. Укытучылар коллективы алар өчен барлык шартларны да булдырып, балаларны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләүгә зур көч куялар. Авыл балалар бакчасына исә 16 бала йөри. 21 сентябрьдә чиста-пөхтә, гөл-чәчәккә күмелгән мәктәп-бакча ишегалдында балалар бергәләп халыкара "Тынычлык күгәрчене" акциясендә катнаштылар. Бу көнгә алар авылдашлары-Бөек...
Табар Черкене мәктәбендә бүген 55 бала тырышып-тырышып белем елгасын колачлый. Укытучылар коллективы алар өчен барлык шартларны да булдырып, балаларны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләүгә зур көч куялар. Авыл балалар бакчасына исә 16 бала йөри.
21 сентябрьдә чиста-пөхтә, гөл-чәчәккә күмелгән мәктәп-бакча ишегалдында балалар бергәләп халыкара "Тынычлык күгәрчене" акциясендә катнаштылар. Бу көнгә алар авылдашлары-Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, фронтовикларның тол калган тормыш иптәшләре, сугыш чоры балалары янында булып, тагын бер тапкыр хәтер яңарттылар, аларның истәлекләрен һәм матур теләкләрен язып алдылар. Ул теләкләр, исем-фамилияләр язылган ак кәгазь күгәрченнәрне шарларга беркетеп һавага очыру тантанасы да бик матур үтте.
-Мондый акция районның һәр мәктәбендә үткәрелде. Бу вакыйгада катнашкан укучылар кулыннан район күгенә шундый 1000 ак күгәрченнәр күтәрелде,-ди район "Сәләт" балалар иҗаты Үзәге җитәкчесе Гөлнара Сәлахова.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев