Черкенлеләр язгы чәчүгә бүгеннән чыга ала
Районның "Табар" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә барлык тагылма агрегатлар, тракторлар инде 1 ай элек үк әзерлек сызыгына бастырыла башлады. - Бүген машина-трактор паркында аерым көйләнгән җылы мини-цехта соңгы чәчкеч, тагылмалар ремонтлауны төгәллибез.Техниканы кыр эшләренә әзерләүдә уннан артык кеше катнаша. Аларның эшен махсус комиссия бәяли, түләү дә сыйфатка бәйле безнең хуҗалыкта,...
Районның "Табар" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә барлык тагылма агрегатлар, тракторлар инде 1 ай элек үк әзерлек сызыгына бастырыла башлады.
- Бүген машина-трактор паркында аерым көйләнгән җылы мини-цехта соңгы чәчкеч, тагылмалар ремонтлауны төгәллибез.Техниканы кыр эшләренә әзерләүдә уннан артык кеше катнаша. Аларның эшен махсус комиссия бәяли, түләү дә сыйфатка бәйле безнең хуҗалыкта, - ди парк мөдире Хәбир Галиуллин.
- Авылдашларым Сергей Посадский, Владимир Волков, Юрий Сусарин, Александр Трошкин, Юрий һәм Сергей Кузминнар, Владимир Молодцов үз эш урыннарында аеруча тырышып эшлиләр. Быелгы язгы чәчүгә чәчүлек, ашлама белән дә зур проблемалар булмас - аларын көз-кыш айларында ук җитәрлек итеп әзерләп куйдык.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев