Чүрибураш мәктәбе Белем бәйрәмен яңартылган мәктәптә каршылады
Чүрибураш мәктәбе коллективы өчен 1 сентябрь күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм иде.
(1 сентябрь,”Апастово-информ”).
Коллектив Яңа уку елын яңартылган, төзекләнгән мәктәптә, бөтенләй яңа шартларда каршы алды. Тик, әлеге шатлыкны Чүрибураш мәктәбе өчен янып-көеп яшәгән, озак еллар җитәкчелек иткән Иршат Яруллин белән бергә бүлешә алмадылар. Тантана да җитәкчеләрен 1 минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
Белем бәйрәмендә район башлыгы Айрат Җиһаншин, "Ак Барс" Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева катнашты һәм чыгыш ясады.
Мәктәп 1992 елда урта мәктәп булып ачылган. Мәктәп 30 еллыгын яңа, матур күлмәктән каршы алды. Авылдашларының шатлыгын уртаклашырга Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та бүлеште һәм изге теләкләре аша җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев