1 сентябрь 2022 яңалыклары
-
«Ярый әле, нишлисең, җибәр, үтерәсең бит, дип, җан ачысы белән кычкырырга өлгергәнмен...»
Нәрсә булса да уйлап чыгарырга, оештырырга яратам. Пенсиягә чыккач та, тик тормас өчен, “Мәрхәмәтле ярдәмчеләр” исеме астында олы яшьтәгеләргә, авыруларга ярдәм итү өчен мөселман хатын-кызларыннан оешма булдырдым. Монда хуҗабикә хезмәтенә ялланучылар да, бала караучылар да, авырулар янында утыручылар – сиделкалар да булырга тиеш иде.
-
Чүрибураш мәктәбе Белем бәйрәмен яңартылган мәктәптә каршылады
Чүрибураш мәктәбе коллективы өчен 1 сентябрь күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм иде.
-
Иске Йомралы мәктәбе укучыларын яңарып каршы алды
Иске Йомралы урта мәктәбе капиталь төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты.
-
“Татмедиа”дан махсус бүләкләр
Быел да “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үзенең филиалларында эшләүче хезмәткәрләрнең 1нче сыйныфка аяк басучы балаларына бүләкләр әзерләде.
-
Баламны күрә алмыйм. Нишләргә?
Бала тапканчы артык төгәллек яратучы, кайчак кырыслык күрсәтүче кеше идем. Ирем үземнән күпкә өлкәнрәк, акыллы кеше. Йөклелек чорында күтәреп кенә йөртте. Беренче сабыебыз бик көтелгән иде. Бала тапканчы ук, бөтен кирәк-яракларны ирем белән бергә алып, урнаштырдык. Әмма бала туып берничә көн узгач, миндә күңел төшенкелеге, өметсезлек, эч пошу кебек тискәре кичереш һәм хисләр пәйда булды...
-
Апас мәктәбендә Белем иленә чакырып беренче кыңгырау чыңлады
Апас урта мәктәбендә 733 бала өчен яңа уку елына чакырып кыңгырау чыңлады.
-
«Җенем сөйми ык-мык килгәнен! Тагын ярты ел көтәм дә, күрмәгәнен күрсәтәм...»
Луиза дус кызы Гүзәлнең сүзләреннән таң калды. Ялгыш ишетмәгәндер бит инде? Ел ярым очрашып йөргән, көнләшерлек матур пар бүген аерылышкан.
-
«Кубань» салаты РЕЦЕПТЫ
Фәнисә Хәйретдинова рецепты.
-
Бозымнан котылу бик җиңел!
Беркөнне бер танышымның күзенә арпа чыккан. “Миңа күз тидерделәр, бозым салдылар!” — ди бу. Бу сүзләрдән елмаюымны тыярга тырышып, “Ничек дәваланасың соң?” — дип сорыйм. “Дәвалану ярдәм итәмени инде, им-томчыга барам!” — ди.
-
Кишердән… кәтлит әзерләгез!
Кишерегез уңдымы быел, дуслар? Уңган булып, аны кая куярга белмәсәгез, бу яшелчәдән төрле ризыклар әзерләгез. Алар файдалы да булыр. Мәсәлән, кәтлит.
-
Йолдызнамә | 29 август – 4 сентябрь
Кучкар (21.03 – 20.04) Атна башында үзегезне романтик хис-тойгылар бөтереп алырга мөмкин. Әмма хисләнергә түгел, эшләргә кирәк, дип өйрәтмәкче йолдызлар. Гомумән, бу атнада хисләрдән арыну, хыялны чынбарлыктан аеру авыргарак туры килер шикелле…
-
Белгеч пенсия рәсмиләштерүне кичектергән очракта, аның күләме арту турында аңлатты
Пенсия рәсмиләштерүне бер елдан ун елга кадәр кичектереп торып була, бу очракта пенсия күләме арта.