Дәвеш фермасыннан дәүләткә көн саен 4200-4500 килограмм сыйфатлы сөт озатыла
-Дәвеш фермасында берара терлекләрнең баш саны чиксез кимеде. Җәйге, мул үләнле айларда да көненә нибары 2-3 тонна сөт савылган еллар артта калды инде,-ди бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров.- Бүген фермабызда 615 баш мөгезле эре терлегебез, 20 кешелек бик уңган эшсөяр коллективыбыз бар. Ит-сөт җитештерү күләме елдан-ел 5-10 процентка кадәр артып бара....
-Дәвеш фермасында берара терлекләрнең баш саны чиксез кимеде. Җәйге, мул үләнле айларда да көненә нибары 2-3 тонна сөт савылган еллар артта калды инде,-ди бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров.- Бүген фермабызда 615 баш мөгезле эре терлегебез, 20 кешелек бик уңган эшсөяр коллективыбыз бар. Ит-сөт җитештерү күләме елдан-ел 5-10 процентка кадәр артып бара.
Сыер савучылар Наталья Газиева, Язилә Вәлиева, Фәния Әскарова үз сыерларыннан көнгә уртача 600 килограммга кадәр сөт савалар. Бозау караучылар Фирдания Җамалиева белән Венера Гайнетдинова алмашлап эшләп, сөт бозауларының уртача тәүлеклек үсешен берәр килограммга кадәр җиткергән айлар бар.
-Барысы да эшне дөрес оештырудан тора,-ди ферма мөдире Ранис Бикбулатов. -Мал табибыбыз Ленар Хәмидуллин Дәвешкә Кильдураздан килеп эшли. Яшь белгеч буларак, аның хезмәт хакына министрлык аша сизелерлек акча өстәлеп бара. Яшь белгечләргә хөкүмәттән шундый ярдәм булу бик яхшы күренеш дип саныйм, тармакта эшләүче белгечләрдән бик күп әйбер тора. Хезмәт коллективлары шулай даими яшәрергә тиеш.
Карда эченә ел да 300-500 тонна рулонлы печән-салам өеп кую да отышлы алым булуын раслады. Беренчедән-чыгымнар кими, икенчедән-сыерлар элеккегедәй сазлык таптамый, тояк авырулары нык кимеде. Быел ишегалларын яхшылап чистартып чыгардык, тиресне туры кырга түктек, монысы инде бушлай килгән бик яхшы ашлама, бу технологик чылбырны өзмисе иде.
Бүгенгә Дәвештә 2000 тонна сенаж, 450 тонна печән әзерләнде. Вакытның кадерле чагы, бу эшне тиз тоттык, нәтиҗәсе дә әйбәт-еллык терлек азыгы коры көннәрдә әзерләнде, сыйфаты да яхшы. Бүлекчәбездә күп еллык үлән басулары арта-бу да эш нәтиҗәләрендә үзен яхшы сиздерә. Алга ышаныч белән карыйбыз, һәм аны яхшы эш күрсәткечләре белән раслыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев