30 июнь 2015 яңалыклары
-
Бу көннәрдә Дәвештәге “Зөя“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә Мәскәү өлкәсеннән килгән балалар ял итә
Икенче ел инде биредә алар өчен махсус ял оештырыла. Мәскәү өлкәсенең "Татар мәдәни автономиясе" хезмәткәре Руфия Евсеева җитәкчелегендә килгән балалар район үзәге белән дә таныштылар. Апас туган якны өйрәнү (җитәкчесе Рәмис Ногманов) һәм Дан музеенда (җитәкчесе Әгъзәм Хәмидуллин) булдылар. Рәмис Ногманов кунакларга бик тәфсилләп район тарихы, аның данлыклы кешеләре турында...
-
Казанда үткән зур ифтар ашына апаслылар да барды
26 июньдә ике автобуска утырып кичке биштә Казанга кузгалган 30 дан артык мосафирны Апас хакимияте вәкилләре, туганнары зурлап озатып калдылар. Төзелешендә Апас халкы да катнашкан бик гүзәл "Казан-Арена" янында аларны республика җитәкчеләре, Татарстан Дини Назәрәт вәкилләре, ирекле ярдәмче-волонтерлар каршы алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, вакытлыча Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм...
-
Дәвеш фермасыннан дәүләткә көн саен 4200-4500 килограмм сыйфатлы сөт озатыла
-Дәвеш фермасында берара терлекләрнең баш саны чиксез кимеде. Җәйге, мул үләнле айларда да көненә нибары 2-3 тонна сөт савылган еллар артта калды инде,-ди бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров.- Бүген фермабызда 615 баш мөгезле эре терлегебез, 20 кешелек бик уңган эшсөяр коллективыбыз бар. Ит-сөт җитештерү күләме елдан-ел 5-10 процентка кадәр артып бара....