Казанда үткән зур ифтар ашына апаслылар да барды
26 июньдә ике автобуска утырып кичке биштә Казанга кузгалган 30 дан артык мосафирны Апас хакимияте вәкилләре, туганнары зурлап озатып калдылар. Төзелешендә Апас халкы да катнашкан бик гүзәл "Казан-Арена" янында аларны республика җитәкчеләре, Татарстан Дини Назәрәт вәкилләре, ирекле ярдәмче-волонтерлар каршы алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, вакытлыча Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм...
26 июньдә ике автобуска утырып кичке биштә Казанга кузгалган 30 дан артык мосафирны Апас хакимияте вәкилләре, туганнары зурлап озатып калдылар. Төзелешендә Апас халкы да катнашкан бик гүзәл "Казан-Арена" янында аларны республика җитәкчеләре, Татарстан Дини Назәрәт вәкилләре, ирекле ярдәмче-волонтерлар каршы алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, вакытлыча Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ифтарга зурлап Мәскәүдән, Уфадан, Кавказ дәүләт-республикаларыннан, Азия-Африка илләреннән Казанга сәфәр кузгалган мәртәбәле кунаклар белән очрашудан соң Тәрәвих намазына бастылар. Ә авыз ачу аеруча тантаналы шарларда узды. Ифтарга чакырылган 5 мең кунакка олы табын әзерләнгән иде. Урын да, тәмле аш-су да барысына да җитте. Апас делегациясе белән барган Апас мөхтәсибәте кунагы - Рамазан аенда районга дин сабаклары бирергә Төркиядән чакырылган Сабри хәзрәт тә бу изге сәфәрдән бик канәгать калды. Татарстан Ифтар табыны Казанда өченче тапкыр оештырылды, 2013 елда анда 1500, 2014 елда 2500 кеше катнашты. Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Камил хәзрәт Сәмигуллин һәрчак халык белән бердәм булып, бу чараларда башлап йөрделәр, гади булып бер сафка басып вәгазь тыңладылар, намазга бастылар, гади халык белән бер табын артына утырып дога кылдылар һәм авыз ачу чараларында катнаштылар.
- Дәүләт, ил җитәкчеләрегезнең шундый эчкерсез, халык белән бергә һәм гади булуларына бик шатландым, моны үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмаган да булыр идем. Бердәм илгә генә Ходай мәрхәмәтле бәрәкәт иңдерә ул, - ди Төркиядән килгән мосафир кунагыбыз Сабри хәзрәт.
- Дингә игътибар артуына чиксез сөенәм, - ди Апастан Рәмзия Абдуллина. - Менә, Ходай әмере белән быел Казанга барып, ил җитәкчеләре белән бер сафка басып, Татарстаныбызның иң зур Ифтар мәҗлесендә дә катнашырга насыйп булды. Быел Апас мәдрәсәләренә йөрүче дусларымны Изге Болгар җыенына да алып бардылар. Элеккеге хезмәттәшем Роза Харрасова белән бик теләп дин сабакларына йөрибез, Апас мәхәлләләре имамнары Рәшит хәзрәт Хөснетдинов, Рамазан хәзрәт Әминов, мәхтәсиб Мирхәт хаҗи Җамалиев бик итагатьлеләр. Ярдәмчел, гади булулары белән Апаста бик хөрмәтле затлар алар, ипләп кенә халыкны дин юлына өндиләр.
- Гомерем буе җитәкче урыннарда эшләдем, менә, лаеклы ялга чыккач күңелем, иманым кушканча дин юлына бастым, - ди Фәрит Гайнетдинов. - Изге Болгар җыенында катнашуым белән дә бик бәхетле мин, инде менә зурлап, ил җитәкчеләре оештырган Татарстан Ифтар чарасына да чакыру алдым, моны булдыручыларның һәммәсенә Ходай иминлек, саулык-сәламәтлек, республикабызга, барыбызга да бәрәкәт бирсен иде дип һәр намазымда да дога кылам, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев