Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Форпостчыларны полициягә чакырдылар

-Апас аграр көллиятендә моннан ун еллар элек оешкан "Форпост" отряды уку йорты, районда һәм Апаста үтүче төрле чараларда тәртип сагында тора. Ел да аларның сафлары тулылана бара. Бүген бу отрядта егермедән артык егет һәм кыз студентлар исәпләнә,-ди директор урынбасары Альбина Габитова. Бу атнада алар өчен бик эчтәлекле экскурсия оештырылды-отрядны район...

-Апас аграр көллиятендә моннан ун еллар элек оешкан "Форпост" отряды уку йорты, районда һәм Апаста үтүче төрле чараларда тәртип сагында тора. Ел да аларның сафлары тулылана бара. Бүген бу отрядта егермедән артык егет һәм кыз студентлар исәпләнә,-ди директор урынбасары Альбина Габитова.

Бу атнада алар өчен бик эчтәлекле экскурсия оештырылды-отрядны район эчке эшләр бүлегенә кунакка чакырдылар. Район полиция бүлеге җитәкчесе, подполковник Раил Гатауллин, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина катнашында идәрәнең конференц-залында үткән киң эчтәлекле сөйләшүдә форпостчыларга җентекле җаваплар бирелде. Шулай ук алар хезмәткәрләрнең эш шартлары, биредәге музей белән дә таныштылар. Яңа гына "Форпост" ка кабул ителгән беренче курсның 171 группа студентлары Каратуннан Раил Җиһангиров белән Урта Балтайдан Илназ Гарифуллинга укуда һәм җәмәгать тормышында ирешкән уңышларын раслап Грамота-Рәхмәт Хатлары тапшырылды.

-Укуда һәм тормышта актив, тырыш, тәртипле булу сезнең киләчәгегезгә киң юл ача. Безнең бүгенге җитәкчебез полковник Рамил Хәбибуллин, мәсәлән, моннан күп еллар элек үзе дә Апас һөнәр училищесын тәмамлаган,-диде очрашу вакытында Раил Гатауллин егетләргә мөрәҗәгать итеп.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев