Хезмәт хакын вакытында түлиләрме?
27 октябрьдә Апаста Татарстан Хезмәт һәм мәшгүльлек министрлыгы вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү ассоциясенең Казан социаль-эшлекле "БИНК" клубы белгечләре катнашында зона семинары үтте. Аңа Татарстанның 7 районындагы хезмәт һәм мәшгүльлек Үзәкләре вәкилләре, халыкны социаль яклау идарәләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалыкларның бухгалтерия, кадрлар бүлекләре белгечләре, хезмәтне саклау инспекторлары чакырылган иде. Хезмәт һәм мәшгүльлек,...
27 октябрьдә Апаста Татарстан Хезмәт һәм мәшгүльлек министрлыгы вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү ассоциясенең Казан социаль-эшлекле "БИНК" клубы белгечләре катнашында зона семинары үтте. Аңа Татарстанның 7 районындагы хезмәт һәм мәшгүльлек Үзәкләре вәкилләре, халыкны социаль яклау идарәләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалыкларның бухгалтерия, кадрлар бүлекләре белгечләре, хезмәтне саклау инспекторлары чакырылган иде. Хезмәт һәм мәшгүльлек, яңа, өстәмә һөнәрләргә укыту, Закон, нормативларга кертелгән яңалыклар турында Казан вәкилләре чыгышларын һәркем зур игътибар белән тыңлады. Эшкә алу, кыскартулар, отпускка чыгу, хезмәткә түләү тәртибе, бу таләп-кагыйдәләр үтәлмәгән очракларда эш бирүчеләргә куелган җаваплылык һәм башка актуаль мәсьәләләр өйрәнелде һәм сорауларга Казан вәкилләре Ирина Халяпина, Ольга Курмаева, Алла Шиһапова бик җентекле җаваплар бирде. Районның хезмәт һәм мәшгүльлек Үзәге җитәкчесе Рамил Сәлаховның бу мөһим, кирәкле чараны оештыруга бик җитди каравын аерым билгеләп үтәргә кирәк.
-Апаста безне бик җылы каршыладылар. Аңа кадәр без мондый семинар-укуларны Татарстанның Чистай, Түбән Кама, Югары Ослан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә үткәргән идек инде. Апаста үтүчесе дә эш бирүчеләр, оешма-предприятие, хуҗалыклар җитәкче-белгечләре өчен бик әһәмиятле проблемаларга багышланды. Семинар-укуга кадәр Апас белән танышып чыктык. Район үзәге бик матурланган, барлык кунаклар да ошатты. Шулай дәвам итегез,-диде Казан эшлекле делегация җитәкчесе Марат Мостафин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев