Игелекле эштән читтә калмасагыз иде
Бер атна элек Апас үзәк музее директоры Рәмис Ногманов "Йолдыз" сайты аша халыкка бер үтенечен җиткерүебезне сораган иде. -Чормаларда, тартма-чемоданнарда сакланучы, Совет чорларында ясалган һәм Яңа ел чыршыларын бизәгәндә кулланылган пыяла, пластмасса, картон, кәгазь шарлар, чылбырлар, төрле уенчыклар, электр гирляндалары коллекциясе туплап, балачакларын хәтерләренә төшерергә теләүче апаслыларга үзенә күрә бер...
Бер атна элек Апас үзәк музее директоры Рәмис Ногманов "Йолдыз" сайты аша халыкка бер үтенечен җиткерүебезне сораган иде.
-Чормаларда, тартма-чемоданнарда сакланучы, Совет чорларында ясалган һәм Яңа ел чыршыларын бизәгәндә кулланылган пыяла, пластмасса, картон, кәгазь шарлар, чылбырлар, төрле уенчыклар, электр гирляндалары коллекциясе туплап, балачакларын хәтерләренә төшерергә теләүче апаслыларга үзенә күрә бер сюрприз-күргәзмә ясарга уйлыйбыз,-диде ул миңа.-Тузан җыеп ятмасыннар алар, ул чорны бик күпләр сагынып яши бит. Безгә китерсәләр аларны исемләп исәпкә алып кадерләп сакларга бөтен мөмкинлекләребез бар, халыкка чыгарырга кирәк ул хәтерне...
Әле менә тагын хәбәрләшеп алдык.
-Интернеттан укып белдем мин бу турыда,-диде музеебызга бүген килеп кергән бик игелекле, яхшы хәтерле Фәүзия Гәрәева дигән бер ханым,-ди. -Ул үзе Апас хастаханәсендә эшли булып чыкты. 19980-2000 елларда Совет заводларында чыгарылган пыяла Яңа ел шарлары алып килгән. Бүләген бик шатланып кабул иттек. Тик зур музей чыршысын бизәргә бу гына бик аз шул. Тагын халыкка мөрәҗәгать итәбез инде-үзегездә кулланышта булмаган, яхшы сакланган шундый Яңа ел бизәкләре, уенчыкларгыз булса, зинһар безгә китерегез әле шуларны. Чолан-чормаларда урын алып яткан, ташларга җәл бу уенчыклар башкаларны да балачакларына алып кайтсын дисәгез, барыгызны да кочак җәеп каршыларбыз, фотоларга төшереп, якты йөзләрегезне барыбыз да яраткан "Йолдыз" газетасы укучылары, музеебызны бик үз иткән Апас халкына җиткерербез!
Ришат Җамалиев.
фото: maxpark.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев