Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Иң якын, иң газиз кешемне ясыйсы җиңел булмады”

Илсөяр Вәлиева – район мәдәният йортының рәссамы. Гади күзләр белән күреп булмаган матурлыкларны күңеле белән тоеп, гаҗәеп матур рәсемнәр ясый ул. Ак кәгазь битенә төшергән рәсемнәрне чынбарлыктан хәтта аерып та булмый. Ул тудырган матурлык дөньясы еш кына сәхнәләрне, залларны, диварларны бизи. Мисал өчен, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә аның кул һәм күңел җылысы чагылыш таба. Ул үзе генә иҗат итеп калмый, яшь буынга да өйрәтә. “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә укучыларга рәсем сәнгате серләрен төшендерә.

Илсөяр Вәлиеваның эшләре күргәзмәләрдә дә еш урын ала. Район күләмендә узган чараларда аның эшләре игътибар үзәгендә. Шулай ук республикакүләм күргәзмәләрдә катнашып, җиңү яулавы да бер горурлык хисе уята. Республиканың “Ак калфак“ хатын-кызлар җәмгыяте оештырган күргәзмәдә урын алган рәсемнәре күпләрдә соклану уятты. Дәрәҗәле исемнәр алган, мәшһүр рәссамнар эшләре янәшәсендә аның да исеме урын алды. “Татар хатын-кызының көнкүрештәге урыны“ дигән бәйгедә ул сәләтен исбатлады. 260 эш арасында рәсемнәренә югары бәя бирелде.
–Зур рәссамнар белән якыннан аралашу киләчәккә тагын да көч бирде. Катлаулырак эшләргә алынырга мөмкинлек туды, – ди ул үзе.
Илсөяр Вәлиева героен читтән эзләмәгән. Сугыш чорларында зур авырлыклар белән үскән әнисе Фәүзия апаны сурәтләгән. Бу рәсем башкалары – табигать, авыл күренешләре, портретлар, натюрмортлар арасында тагын да аерылып тора.
–5 бала тәрбияләп үстергән әниемнең авыр хезмәттән яргаланган кулларын, битләренә еллар салган буразналарны, өстәленнән төшмәгән тегү машинасын, җырлап әйләнгән орчыгын йөрәк хисләремне, күңел җылысын кушып сурәтләдем. Иң якын, иң газиз кешемне ясыйсы җиңел булмаса да, җиренә җиткереп эшли алдым. Әлеге рәсем күп нәрсә турында сөйли. Ул чор балаларының язмышы уртак. Шуңа да тамашачы бу рәсемнән үз әнисен күрә, эшемне якын итә, – ди ул.
Аз гына вакыты булса да, яки күңелен сагышлы уйлар биләп алса, Илсөяр апа кәгазь, буяу, карандаш һәм пумаласын ала да, матурлык дөньясына кереп чума. Күз алдындагы рәсемне төшергәндә вакыт агышы да, борчулар да, хәтта йокларга кирәклеге дә онытыла. Яңа иҗат җимешеннән канәгать булып, елмаеп куярга да онытмый. Әнә шундый матур уйлар, күңелле шөгыль аның тормышын бизи.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев