Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле авылы мәчетендә мәүлид кичәсе узды

Бүген Иске Әнәле авылы халкы авыл мәчетенә Мәүлид кичәсенә җыелды. Мәҗлесне уздыруда һәркем үз өлешен керткән. Күмәк көч белән мул табыннар корылган. - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне бергәләп билгеләп үтәбез. Тормышыбыз мул, авылыбызда күп кенә эшләр башкарабыз. Алга таба да бердәм булып яшәсәк иде,...

Бүген Иске Әнәле авылы халкы авыл мәчетенә Мәүлид кичәсенә җыелды. Мәҗлесне уздыруда һәркем үз өлешен керткән. Күмәк көч белән мул табыннар корылган. - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне бергәләп билгеләп үтәбез. Тормышыбыз мул, авылыбызда күп кенә эшләр башкарабыз. Алга таба да бердәм булып яшәсәк иде, - диде авыл мәчете имамы Мостафа хәзрәт Идиятуллин.
Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Татарстан Диния нәзарәтенең зәкать фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин катнаштылар. - Аллага шөкер, безнең район халкы динебезне хөрмәт итеп яши. Безнең көн саен авыл җирлекләрендә Мәүлид кичәләре уза. Эшләребез дә уң бара, тормышыбыз да җитеш. Бергәләшеп укыган догаларыбыз кабул булсын, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев