Карамасар китапханәсендә әдәби кичә үткәрелде
Карамасар китапханәсендә "Табигать - тиңсез хәзинә"исеме астында әдәби тематик кичә үткәрелде. Кичәдә балалар туган җиребез - туган авылыбыз Карамасарның тәмле сулы чишмәләре, Акчура күле, аның табигате, урманы турында бик күп мәгълүмат алдылар. Урман белән су - табигать күрке дип әйтә халкыбыз. Урманда, болында үсүче күп төрле дару үләннәре кешегә күп...
Карамасар китапханәсендә "Табигать - тиңсез хәзинә"исеме астында әдәби тематик кичә үткәрелде. Кичәдә балалар туган җиребез - туган авылыбыз Карамасарның тәмле сулы чишмәләре, Акчура күле, аның табигате, урманы турында бик күп мәгълүмат алдылар. Урман белән су - табигать күрке дип әйтә халкыбыз. Урманда, болында үсүче күп төрле дару үләннәре кешегә күп авырудан сихәтләнергә ярдәм итүе ,табигатькә зыян китермичә генә җыярга кирәклеге турында аңлатып үтелде. Суларга килгәндә күлләребезне, чишмәләрне саклап, аларны чистартып торырга, суның тереклек чыганагы икәнлеге төшендереп кителде. Кичәбезнең кунаклары - авылыбызның һәвәскәр шагыйрәсе Зиннурова Фәрзәнә апаның һәм Ибраһимов Рөстәмнең шигырьләре аша туган ягыбыз табигатенең матурлыгына, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләнде, кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән кеше киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк. Шулай ук башлангыч мәктәпнең укытучы апалары Шиһапова Наҗия Р.Вәлиевның шигырьләре аша, кошларның табигатькә, агачларга файда китерүләре, аларны сакларга, рәнҗетмәскә кирәклегенә төшендерде. "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова Инзилә апалары биргән сорауларга балаларның төгәл җавап бирүләре, бигрәк тә 2 сыйныф укучыларының табигать турында күп белүләре бик сөендерде. Шәһәрдән кайтучы укучылар да актив катнашты. Кичәбезне әйләнә-тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын өчен үз җиребезне, аның табигатен яратырга һәм сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясап тәмамладык.
Наҗия Шиһапова,
Карамасар мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев