Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратун мәктәбе укучылары табигать чисталыгы өчен тырыша

Биредә экология темасы бик җитди куелган.


Инде шактый еллардан бирле укучылар тирә-юньнең чисталыгын саклауда үзләреннән өлеш кертәләр. Тимершина Сәвия Мәлик кызы һәм Яппарова Алсу Наил кызы җитәкчелегендәге "БЭМС" отряды да ел дәвамында матур эшләр алып бара. Чираттагысы - Заготзерно бистәсендәге балалар мәйданчыгы тирәсен һәм ясалма күл урынын чүпләрдән чистарту. Әлеге эшләргә алар нәниләрне дә җәлеп итә. Максатлары - балаларны кечкенәдән табигатькә карата мәрхәмәтле булырга, яратырга һәм тирә-юнебезне чүпләмәскә өйрәтү. "Эшебезнең нәтиҗәсе юк түгел. Мәсәлән, күл урынында  елдан-ел ташланган чүпләр әзәйсә, мәйданчыкны да балалар чүпләмәскә тырыша. Укучыларның бу матур эшләре дәвамлы, нәтиҗәле булсын. Ә без, үз чиратыбызда, табигатькә,  тирә-юнебезгә игътибарлы, ихтирамлы булсак иде!,- ди Сәвия Тимершина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев