Җәмгыять
Каратун станциясендә яшәүче Гөлнур Җәләлетдиновадан Каз бәлеше пешерү серләре
Эчлеккә каз ите бераз, эч башлардан бавыр, йөрәк, бүтәкә турала, муен тиресе салына. Шуңа 5-6 бәрәңге, 2 баш суган турап салабыз һәм тәменчә тоз, борыч өстәп, әйбәтләп болгатабыз.
Камыры:
2 стакан җылы сөткә, 1 стакан җылытылган су салабыз, 200 грамм каз мае кушабыз, яхшылап болгаткач, 6 зур кашык шикәр комы,...
-
-
Эчлеккә каз ите бераз, эч башлардан бавыр, йөрәк, бүтәкә турала, муен тиресе салына. Шуңа 5-6 бәрәңге, 2 баш суган турап салабыз һәм тәменчә тоз, борыч өстәп, әйбәтләп болгатабыз.
Камыры:
2 стакан җылы сөткә, 1 стакан җылытылган су салабыз, 200 грамм каз мае кушабыз, яхшылап болгаткач, 6 зур кашык шикәр комы, 2 кечкенә кашык тоз, 1 зур кашык майонез, 10 грамм чүпрә салабыз. Он салап-сала камыр кулга ябышмый башлаганчы басабыз.
Биек итеп бизәкләп каз бәлеше ясыйбыз. Бәлешне япканчы каз мае эретеп коябыз. 1 сәгатьләр чамасы пешә. Авызда эреп тора торган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев