Каратунда – Каз өмәсе
Каратунда яшәүче Рәшит һәм Гөлнур Җәләлетдиновлар хуҗалыгында 60 баш каз үскән. Аларны һәр елдагыча каз өмәсе ясап йолкыдылар. Иртәдән үк хуҗалыкта эш кайнады. Эш җыр-моңнар, мәзәк сүзләр, биюләр белән үрелеп барды. Өлкән апалар каурый сыдырып май канаты бәйләде. Бу көнне табынга килгән ризыклар да каз итеннән әзерләнгән иде. Каз өмәсендә...
Каратунда яшәүче Рәшит һәм Гөлнур Җәләлетдиновлар хуҗалыгында 60 баш каз үскән. Аларны һәр елдагыча каз өмәсе ясап йолкыдылар. Иртәдән үк хуҗалыкта эш кайнады. Эш җыр-моңнар, мәзәк сүзләр, биюләр белән үрелеп барды. Өлкән апалар каурый сыдырып май канаты бәйләде. Бу көнне табынга килгән ризыклар да каз итеннән әзерләнгән иде. Каз өмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм чараның гореф-гадәтләргә нигезләнеп оештырылуын билгеләп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев