Кече Болгаер авылыннан Апаска маршрут автобусы йөри башлады
621
0
Бүгенге халык җыеннары Кече Болгаер авылыннан башланып китте. Халык җыеннары вакытында әлеге җирлектә яшәүчеләр район үзәгенә бару өчен автобус сорыйлар иде. Рәшид Заһидуллин җыенны нәкъ менә автобус маршруты белән таныштырудан башлады. Җирле халык мәнфәгатьләрен искә алып маршрут автобусы дүшәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге җидедән Кече Болгаердан китә, Олы Болгаер, Борнаш,...
Бүгенге халык җыеннары Кече Болгаер авылыннан башланып китте. Халык җыеннары вакытында әлеге җирлектә яшәүчеләр район үзәгенә бару өчен автобус сорыйлар иде. Рәшид Заһидуллин җыенны нәкъ менә автобус маршруты белән таныштырудан башлады. Җирле халык мәнфәгатьләрен искә алып маршрут автобусы дүшәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге җидедән Кече Болгаердан китә, Олы Болгаер, Борнаш, Әлмәндәр, Әҗем, Зур Күккүз, Шонгаты амбулаториясеннән, Чүрибураш авылы аша Апаска автовакзалга кадәр киләчәк. Автобус расписаниесе Йолдыз битләрендә урын алачак. Район башлыгы хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән тәбрикләде. Сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык, татулык теләде. Бирегә җыелган абыйлар, апалар шатланышып, берсен-берсе уздырып рәхмәтләрен әйтергә ашыктылар.
- Утларыбыз, газыбыз, юлларыбыз бар. Шонгаты амбулаториясенә барсаң ачык йөз белән каршы алалар, даруларны алып кайтып торалар, йөрәкне яздыралар, анализлар алалар. Инде менә юл бәласе дә хәл ителде. Куелган автобус исән-имин йөреп торсын. Район үзәгенә барып, базарларын күреп, матур күлмәкләр дә алырбыз. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде апалар. Җыен Борнаш авылы клубында дәвам итте. Автобус буласын борнашлылар да шатланып каршы алдылар. - Әлеге яңалыкны бик шатланып каршы алдык. Йолдыз битләреннән, Апас хәбәрләреннән районның барлык яңалыгы белән танышып барабыз. Көннән-көн матурлана, яңара районыбыз. Район башлыгыбыз халык сораганны үтәп бара. Олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Гөлирә апа Закирова.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев