Кичке унбердә өйдә бул!
Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлану балаларны күзәтүсез калдыруга китермәячәк. Төп игътибар аларның куркынычсызлыгы һәм җәйге озын ялларын файдалы итеп уздыруга юнәлтелергә тиеш. Районда шул максаттан 1 июньнән 25 августка кадәр "Яшүсмер" ведомствоара профилактика акциясе игълан ителә. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Маликова бу...
Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлану балаларны күзәтүсез калдыруга китермәячәк. Төп игътибар аларның куркынычсызлыгы һәм җәйге озын ялларын файдалы итеп уздыруга юнәлтелергә тиеш. Районда шул максаттан 1 июньнән 25 августка кадәр "Яшүсмер" ведомствоара профилактика акциясе игълан ителә. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Маликова бу уңайдан хәбәрчебезгә:
-Ул 3 этапта узачак,-дип белдерде.-10-25 июньдә ул "Күзәтүсезлек", 10-20 июльдә "Каникуллар", һәм 1-15 августта "Энә" исеме астында үтәчәк. Укытучылар, авыл җирлекләре, хокук сакчылары белән бергәләп бик күп оператив һәм планлы эшләр уздырылачак. Балаларның җәйге ялы мәктәп яны лагерьлары, "Зөя" балалар ял-сәламәтлек Үзәге эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Быел аларда барлыгы 1 меңнән артык бала сәламәтлеген ныгытып, ялын файдалы, куркынычсыз үткәрергә тиеш дигән бурыч куелды. 20 сентябрьгә башкарылган эшләргә йомгак ясалачак. Эш барышында рейд комиссияләре ачыклаган кимчелекләр яки гадәттән тыш хәлләр турында кичектергесез чаралар комплексы башкарылачак.
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова балаларны һәм укытучылар, мәктәп директорлары, әти-әниләрне, авыл клублары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыкларын районда Татарстанның 71 нче Законы үз көчендә калуы турында кисәтә.
-Аның нигезендә, 1 июнь-31 августта балалар олылар һәм туганары озатуыннан тыш кичке унбердән соң урамда, җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел. Закон бозучы балаларның әти-әниләренә бу очракта административ эш кузгатыла. Штраф суммасы 500 сумнан башлана, бала үзе исә административ комиссиянең аерым исәбенә куела, - ди.
Район административ комиссиясендә бүген 9 бала махсус исәптә тора, район халыкны социаль яклау идарәсе мәгълүматлары буенча авыр тормыш хәлендә калган 25 гаиләдә 47 бала тәрбияләнүе билгеле. Аларның һәркайсы бу хезмәтләрнең көндәлек күзәтүе астында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев