Конфедерация Кубогы матчларын 1000 апаслы тамаша кылачак дип көтелә
--Бөтендөнья футболы Конфедерация Кубогына ярышлар этабы "Казан-Арена" стадионында узачагы бер ел элек үк билгеле булды. Аның төзелешендә Апас өлеше дә бар. "Универсиада-2013" кә әзерләнгәндә өмәләрдә еш катнаштык. Шул өлешебезне бәяләп, Казан безгә 2013-2017 елларда барлыгы 18 универсаль ачык спорт мәйданчыгы бүлеп бирде. Алар барысы да сафта, яшьләр, балаларның яраткан көч...
--Бөтендөнья футболы Конфедерация Кубогына ярышлар этабы "Казан-Арена" стадионында узачагы бер ел элек үк билгеле булды. Аның төзелешендә Апас өлеше дә бар. "Универсиада-2013" кә әзерләнгәндә өмәләрдә еш катнаштык. Шул өлешебезне бәяләп, Казан безгә 2013-2017 елларда барлыгы 18 универсаль ачык спорт мәйданчыгы бүлеп бирде. Алар барысы да сафта, яшьләр, балаларның яраткан көч җыю, чыныгу, ял итү урыны. Мини-футбол ярышлары уздыру өчен дә бик кулай-чиста, йомшак һәм коры анда. Конфедерация Кубогы Казан этабында 4 футбол матчы үткәреләчәк. Анда Җир шарының төрле илләреннән киләчәк уенчылар, җанатарларны каршылаучы волонтерлар арасында Апас мәктәбе физкультура укытучысы Равил Гыйззәтовның КФУ да укучы кызы Эльмира да булачак. Тамашачылар арасында 1 меңгә якын апаслы булыр дип көтелә,-ди район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.-Матчларга билетны кассалар һәм Интернет аша да сатып алу мөмкинлеге бар. 2018 елда шушы ук Стадионда футбол буенча дөнья чемпионаты этабы узачак. Аңа да билетны алдан алып кую отышлы. Стадион үзе 45 мең тамашачыга исәпләнгән.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев