Куркынычсыз тимер юл
526
0
Яшүсмерләр арасында вагон түбәсе, ишек баскычына басып үз-үзеңне фотога -селфи төшерү модасы белә торып гомереңне куркыныч астына кую ул. Платформадан сикерү, җәяүлеләр өчен махсус ясалган күпер-кичүләрдән файдаланмау, тыелган урыннарда рельслар аша чыгу да бик куркыныч. Быел Горький тимер юлларында менә шушы таләп-кагыйдәләрне санга сукмаучы 30 кеше бәхетсезлеккә юлыгып, төрле тән...
Яшүсмерләр арасында вагон түбәсе, ишек баскычына басып үз-үзеңне фотога -селфи төшерү модасы белә торып гомереңне куркыныч астына кую ул. Платформадан сикерү, җәяүлеләр өчен махсус ясалган күпер-кичүләрдән файдаланмау, тыелган урыннарда рельслар аша чыгу да бик куркыныч. Быел Горький тимер юлларында менә шушы таләп-кагыйдәләрне санга сукмаучы 30 кеше бәхетсезлеккә юлыгып, төрле тән җәрәхәтләре алды. Шуларның 18-е-яшүсмерләр. Һәм менә рәтләп яши дә башламаган бу яшүсмерләрнең тугызы тимер юлларда ток сугып, тепловоз, вагоннар астында калып һәлак булды.
Тимер юллар буенда уйнарга, состав туктаганчы вагоннан чыгарга яки поездга утырырга ярамый. Ашыгам дип вагон астыннан чыкканчы дә ахырын яхшылап уйласагыз иде-состав көтмәгәндә кузгалып китсә нишләрсез?..
Бу кисәтү чараларын төгәл үтәүчеләр исә тормышларын куркыныч астына куймый. Башкаларга да матур үрнәк күрсәтегез!
Р. Садретдинов, вакытлыча Буа тимер юл станиясе начальнигы вазифаларын башкаручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев