Минем хыялым
Мин кайчан да булса, әле дөньяда булмаган, төрле заманнарга сәяхәт итә торган, вакыт машинасына эләгергә хыялланам. Ул машина дусларым белән мине үткән заманга, андагы истәлекле вакыйгаларга, патша, ханнар, аларның матур сарайлары, затлы киемнәре, алтын-көмеш бизәнү әйберләре, матур савыт-сабалары арасына алып кереп, кырыйдан гына булса да, күзәтеп кайтырга ярдәм итсен иде....
Мин кайчан да булса, әле дөньяда булмаган, төрле заманнарга сәяхәт итә торган, вакыт машинасына эләгергә хыялланам. Ул машина дусларым белән мине үткән заманга, андагы истәлекле вакыйгаларга, патша, ханнар, аларның матур сарайлары, затлы киемнәре, алтын-көмеш бизәнү әйберләре, матур савыт-сабалары арасына алып кереп, кырыйдан гына булса да, күзәтеп кайтырга ярдәм итсен иде.
Тагын алгарак китеп, кешеләр дә булмаган, динозаврлар яшәгән илләргә эләгү бик кызыклы булыр иде. Тик бу динозаврлар арасында кешеләргә урын юктыр шул. Ул машина шулай ук киләчәккә дә алып барып, безнең кем булып, кайларда һәм ничек яшәгәнебезне күрсәтер иде.
Алинә Сусарина
Апас урта мәктәбенең
4-а сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев