Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясенең потенциалы бик зур, ул бик күп төрле сорауларга җавап бирә
Бүген Татарстан халкы республикабыз Конституциясе көнен билгеләп үтә.
(6 ноябрь, “Апастово-информ”).
Татарстан Конституциясе буенча җәмгыятьтә дә, Татарстан Югары Советында да күп төрле бәхәсләр, аңлашулар, фикер алышулар барды. Аны төзү буенча махсус комиссия оешкан иде. Кайберәүләр Татарстан Россия составыннан чыкмасмы, дигән шик белдерде. Ләкин, Татарстан Югары Советы Президиумы утырышында нык итеп белдерелде: Без Россия составында, ләкин, мөстәкыльлегебезне, җаваплылыгыбызны күтәрәсебез килә. Үзәк белән хокукларны һәм бурычларны бүлешеп, тиешле килешүләр төзеп яшисебез килә диелде.
Нәтиҗәдә, республика халкы да, Россия федераль җитәкчелеге дә аңларлык һәм кабул итәрлек Конституция гамәлгә куелды. Шуның белән республикабыз да яңа үсешкә юл алынды.
Тататарстан Конституциясе көне уңаеннан, дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын республика Конституциясе көне белән кайнар котлады һәм матур киләчәк теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев