Мәктәп Спартакиадасы дәвам итә.
Узган шимбәдә Апаста районның 12 тугыз еллык мәктәбе ир-егет укучылары командалары арасында баскетбол турниры үткәрелде. Каратун мәктәбе яшь баскетболчылары беренче, Апас мәктәбе командасы икенче, Биеш мәктәбе вәкилләре өченче, һәм бик күпләрне гаҗәпләндереп, Чирмешән мәктәбе командасы егетләре дүртенче урын яулады. Җомга көнне шушы ук спортзалда кыз укучылар арасында баскетбол буенча 9...
Узган шимбәдә Апаста районның 12 тугыз еллык мәктәбе ир-егет укучылары командалары арасында баскетбол турниры үткәрелде. Каратун мәктәбе яшь баскетболчылары беренче, Апас мәктәбе командасы икенче, Биеш мәктәбе вәкилләре өченче, һәм бик күпләрне гаҗәпләндереп, Чирмешән мәктәбе командасы егетләре дүртенче урын яулады. Җомга көнне шушы ук спортзалда кыз укучылар арасында баскетбол буенча 9 еллык мәктәп командалары ярышты. Чүрибураш мәктәбе беренче, Апаслылар икенче, Биеш мәктәбе кызлар командасы өченче урында.
4-5 декабрьдә Апаста район 11 еллык мәктәп командалары арасында да Спартакиада программасы буенча баскетбол буенча ачык турнир үткәрелгән иде. Бу ярышларда ир-егетләр һәм кызлар арасында да беренче-икенче һәм өченче урыннарны Апас, Каратун һәм Биеш мәктәпләре командалары бүлеште.
Бу атна ахырында мәктәп командалары өстәл теннисы буенча ярышачак дип көтелә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев