Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Намуслы хезмәт – бәхет ачкычы

Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Абитова Румия Зәгъфәр кызы 9 июнь көнне гомер бәйрәмен – 60 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

  Румия Зәгъфәр кызы Абитова зур тәҗрибәле, югары квалификацияле, үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы укытучы, бик күпләргә канат куеп тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән хөрмәтле остаз. Дүрт ел элек Апас урта мәктәбенә килеп, тиз арада хезмәттәшләрнең дә, укучыларның күңелен яулаган, хөрмәт казанган мөгаллимә ул.
Румия Зәгъфәр кызы Буа шәһәрендә туып үсә. Буаның 1нче номерлы мәктәбендә урта белем алгач, Казан дәүләт педагогика университетының математика факультетында укытучы һөнәрен үзләштерә. Шул ук вакытта Буа районының Комсомол партиясендә эшли. Хезмәт юлын Буа шәһәренең 1нче номерлы мәктәбендә математика укытучысы буларак дәвам итә. 2010-2016 елларда Балтач гимназиясендә, 2016-2021нче елларда Саба гимназиясендә математика укытучысы булып эшли. 2021 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Апас урта мәктәбендә укучыларга математика серләрен ача, җитди һәм төгәл фәнгә карата кызыксынучанлык, мәхәббәт уята.
Румия Зәгъфәр кызы укыту һәм тәрбия бирүнең киң ысулларын, методларын һәм алымнарын камил белүче мөгаллимә. Дәрестә ул кулланган заманча педагогик технологияләр баланың белем сыйфатын, кызыксынуын арттыруга, шәхес буларак камилләшүенә юнәлдерелгән. Һәр баланың талантлы ягын ачарга тырыша ул. Хезмәттәшләре белән уртак тел таба, киңкырлы тәҗрибәсе белән уртаклаша, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкына. Укучылар да аны җылы кабул итеп, хөрмәт итәләр, киңәшләрен тыңлап, математика фәнен кызыксынып үзләштерәләр, уңышлары белән дә сөендерәләр.
Румия Зәгъфәр кызының укучылары республика, район күләмендә үткәрелгән конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Шулай ук математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханнарын да югары балларга тапшыралар. Тырыш хезмәт нәтиҗәсез калмый, Румия Зәгъфәр кызы укыту тәрбия өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Кешелекле, ярдәмчел булуы белән дә үзенә җәлеп итә коллегабыз. Гаиләсенә ныклы терәк, үрнәк әни, тугры тормыш иптәше ул. Тату, дус һәм җылы гаилә кочагында Зөфәр Мәүлет улы белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга ныклы белем, тәрбия биреп олы тормыш юлына озатканнар. Бүген алар балалары тормышына шатланып яшәүче бәхетле әти-әни, оныкларга күңел җылысын өләшүче дәү әти һәм дәү әни. Румия Зәгъфәр кызы төгәл математика фәнен үз итсә дә, күңеле белән иҗатка, матурлыкка тартыла. Табигатькә, чәчәкләргә гашыйк ул. Үзе дә ишегалды тутырып, аллы-гөлле, төрледән-төрле бик күп чәчәкләр үстерә. Җырларга бик ярата. Үзенең моңлы тавышы белән күңелләрне әсир итә. Зөфәр Мәүлет улы һәм Румия Зәгъфәр кызы Абитовлар район мәдәният йортында узган бәйрәм чараларында, иҗади бәйгеләрдә гаилә дуэты буларак чыгыш ясап, Апас тамашачысы мәхәббәтен яуладылар.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Румия Зәгъфәр кызы Абитованы гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, озын гомер, нык сәламәтлек, имин, тигез гаилә тормышы, балалар, оныклар сөенече, һөнәри уңышлар телибез. Киләчәктә дә хезмәттәшләренең, үзе белем биргән укучыларының, әти-әниләренең хөрмәтен тоеп, озак еллар бергә-бергә эшләргә язсын!
Иң изге теләкләр белән - Апас урта мәктәбе коллективы исеменнән Апас мәктәбенең физика-математика укытучыларының методик берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев