Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әнәлегә солдат кайтты

Иске Әнәле авылы егете Рамил Нургалиев хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылы Иске Әнәлегә кайтты. Рязань өлкәсенең тимер юл частендә хезмәт итә ул. Югары белем алып киткән егет өчен хезмәт елында бернинди кыенлык тумый. - Туган яктан аерылып билгесез җиргә киткәндә азрак уйландырды инде. Татар милләтеннән мин берүзем идем. Бик тиз...

Иске Әнәле авылы егете Рамил Нургалиев хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылы Иске Әнәлегә кайтты. Рязань өлкәсенең тимер юл частендә хезмәт итә ул. Югары белем алып киткән егет өчен хезмәт елында бернинди кыенлык тумый.

- Туган яктан аерылып билгесез җиргә киткәндә азрак уйландырды инде. Татар милләтеннән мин берүзем идем. Бик тиз дуслар таптым, бик тату яшәдек, хезмәт иттек. Әнием Гөлфия, әтием Рафаэль һәм барлык туганнарымны яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп тордым, командирларымнан Рәхмәт хатларым да күп, - ди Рамил.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев