13 декабрь 2016 яңалыклары
-
Ришвәтнең күләме зуррак булган саен, җаваплылык та арта бара
Районның ветеринария идарәсендә район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов катнашында коррупциягә каршы көрәш темасына очрашу үтте. Биредә ветеринария хезмәткәрләре ришвәт һәм аның төрләре, ришвәт алган очракта җаваплылык хакында сүз барды.
-
Әнәлегә солдат кайтты
Иске Әнәле авылы егете Рамил Нургалиев хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылы Иске Әнәлегә кайтты. Рязань өлкәсенең тимер юл частендә хезмәт итә ул. Югары белем алып киткән егет өчен хезмәт елында бернинди кыенлык тумый. - Туган яктан аерылып билгесез җиргә киткәндә азрак уйландырды инде. Татар милләтеннән мин берүзем идем. Бик тиз...
-
Кыш бабайдан нинди бүләк көтәбез?
Журналистлар өчен узган брифингта республиканың төрле министрлык вәкилләре бәйрәмгә хәзерлек чаралары турында сөйләделәр. Районда да Яңа ел бәйрәм программасы елдагыча үз эченә күп төрле чараларны ала. Районда һәр бала Кыш бабай белән Кар кызы кулыннан бүләкләр алачак. Мәктәп яны лагерьлары да эшләячәк. Үзәк чыршы янында балаларга һәм олыларга рәхәтләнеп күңел...
-
Апас районында зур кибетләрдә вак урлашулар арта
Апас эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта эре сәүдә нокталарында вак урлашу очраклары арткан. Кибетләрдән исерткечләр, тәмәке, казылык һәм башка әйберләр кыстырып чыгалар икән. Соңгы көннәрдә генә дә шундый ике очрак теркәлгән. Гаеплегә 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән чикләү җәзасы яный.
-
Апас Халык театрының зур уңышы
Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында "Идел-йорт"театрлар фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Биредә Апас халык театры лауреат исеменә лаек булды. Гөлия Сәлахетдинова исә "Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" номинациясендә җиңүче булып танылды. Аларга Дипломнар һәм Сертификатлар тапшырылды. Котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!