Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Шәвәли оныклары” Апаста үсә

Якташ шагыйребез Шәүкәт Галиев хөрмәтенә һәм сәләтле балаларны барлау, аларның һөнәри осталыкларын үстерү, татар әдәбиятының күренекле әдипләре иҗатына кызыксындыру уяту ниятеннән, Бакырчы төп мәктәбендә Апас муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Шәвәли оныклары" төбәкара иҗат итүче балалар бәйгесе үтте. Бәйгегә барлыгы 50дән артык бала юмор стилендәге шигырьләрен тәкъдим...

Якташ шагыйребез Шәүкәт Галиев хөрмәтенә һәм сәләтле балаларны барлау, аларның һөнәри осталыкларын үстерү, татар әдәбиятының күренекле әдипләре иҗатына кызыксындыру уяту ниятеннән, Бакырчы төп мәктәбендә Апас муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Шәвәли оныклары" төбәкара иҗат итүче балалар бәйгесе үтте.

Бәйгегә барлыгы 50дән артык бала юмор стилендәге шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бәйгедә Апас районы укучыларыннан тыш, Кайбыч районының Борындык, Бәрлебаш, Кошман мәктәпләре, Пенза өлкәсе Сосновоборка районы Индерка урта мәктәбе укучылары катнашты.

Нәтиҗәдә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

Башлангыч сыйныф укучылары арасында (1-4 сыйныфлар):

1 урын -Шиһабиева Илүзә-Апас урта мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы (укытучысы Насретдинова Г.К.)

2 урын- -Шафигуллин Рияз-Бакырчы төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы (укытучысы Гайнетдинова Г.М.)

3 урын- Мәрдәнева Иркә- Азбаба урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы (укытучысы Мәрдәнева Ә.Р.);

Кәлимуллина Исламия - Бакырчы төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы (укытучысы Гайнетдинова Г.М.)

5-8 нче сыйныф укучылары арасында:

1 урын- Вафина Адилә- Бакырчы төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы (укытучысы Шафигуллина Г.Р.);

2 урын-Зәләлиев Илмир- Зур Күккүз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы (укытучысы Хафизов Р.А.);

Новоселова Диана-Иске Йомралы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (укытучысы Хәйруллин Д.Н.);

3 урын- Хөснуллина Ралинә- Чурибураш төп мәктәбенең 6 сыйныф

укучысы (укытучысы Нургалиева Л.И.);

Кудряшова Вероника - Азбаба урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

(укытучысы Мәрдәнева Ә.Р.);

Сафиуллин Инсаф - Апас урта мәктәбенең 7 А сыйныфы укучысы (

укытучысы Сафиуллина Э.Д.)

9-11 нче сыйныф укучылары арасында:

1 урын-Латыйпова Аделина-Апас урта мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы (укытучысы Сафиуллина Э.Д.;

2 урын-Минвәлиева Мәрьям- Кайбыч районы Кошман төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы Сәйрәнева Р.Т.);

3 урын- Сабирова Чулпан-Болын-Балыкчы төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы Сафиуллина Л.Р.);

Сафиуллина Камилә-Биеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (укытучысы Хисамова Ф.М.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев