Олы Бакырчы авылы фермасы янында сенаж салу эше бара
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәр көннең кадерен белеп, намус белән хезмәт итәләр.
– Биш елдан бирле фермада азык бирүче булып эшлим. Әлеге базны башладык кына әле. Ике мең тонналы баз булачак бу. Яшел үләнне кырдан биш техника ташый. Кышлату чорына азык әзер булса, сөте дә, ите дә булыр, - ди исәп-хисап эшен алып баручы Сәйдәш Галиуллин.
Районыбызның Мактаулы гражданины исеменә лаек булган, 45 елдан артык хезмәт итүче Роберт абый Нәҗмиев белән алдынгы механизатор Азат Гобәйдуллиннар Горбунов берләшмәсе буенча 7 нче базны башлаганнар.
– Берләшмәдә эш елдагыча ике сменда алып барыла. Печәннең чыгышы да яхшы. Лаеклы ялда дип тормадым әле, менә тагын яшьләргә кушылып эшкә чыктым. Авыллар саен эшләп киләбез, бу инде җиденче баз, - ди Роберт абый.
Багыш авылы егете Равил Хәбибуллин да өч дистә елдан бирле туган як басу-кырларын иңли. “Беларус 1221“ тракторында яшел үлән ташый ул.
– Үземне белә башлаганнан бирле колхоз эшендә мин. Язгы чәчүдән башладык, аннары менә сенаж салу, урып-җыю тоташып китә, сукага, дым каплату, кар яугач тирес түгәбез. Ел әйләнәсе эшсез тормый авыл кешесе. Исәнлек, сәламәтлек кенә булсын, - ди алдынгы механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев