Олы Бакырчы эшсөяре Ринат Мөстәкыймов: шәһәр кирәк түгел миңа
- Мин тугыз балалы гаиләдә үстем. Кечкенәдән авыл якын булды миңа, әти-әнигә төпчек бала булгач күңел дә читкә тартмады. Районда мин эшләмәгән оешма-предприятиеләр бик сирәктер, "Сельхозхимия" дә, колхозда машина руле артында үткән яшьлек елларым иң кадерлесе. Техник-механик булып эшләгән елларымда күп яшьләрне техниканы яратырга һәм кадерләргә өйрәттем, - ди Олы...
- Мин тугыз балалы гаиләдә үстем. Кечкенәдән авыл якын булды миңа, әти-әнигә төпчек бала булгач күңел дә читкә тартмады. Районда мин эшләмәгән оешма-предприятиеләр бик сирәктер, "Сельхозхимия" дә, колхозда машина руле артында үткән яшьлек елларым иң кадерлесе. Техник-механик булып эшләгән елларымда күп яшьләрне техниканы яратырга һәм кадерләргә өйрәттем, - ди Олы Бакырчыда гомер итүче Ринат Мөстәкыймов. Тырыш, туган җанлы хатыны Рузалия белән 2 бала үстергән бу җыйнак кына йорт хуҗасы.
- Терлекләр тотарга бик яратабыз, - диләр алар. Бүген ихаталарында унга якын сыер-тана, бозаулары бар. Йортлары авыл читендә, яшел чирәмле тау итәгендә булу да җайлы аларга-җәен шунда көтәләр. Киң ишегалды-бакчалары, бозауларны яланга чыгарып бәйләр урыннары да бар үзләренең
- Сыер асраучыларга дәүләт ярдәмен алып барабыз. Терлек азыгы сатып алырга бик ярап куя ул. "Йолдыз" да ул хакта күп языла. Тик менә авылларда терлек асраучылар кими, авыл картая, шунысы бик йөрәккә тия, - ди уңган-булган, әле дә яшьлек чибәрлеген җуймаган тыйнак хуҗабикә.
Ян күршеләре Гөлинә Камалиева бик мактый бу гаиләне:
- Төп нигездә яшәүче уллары Айдар тырышлыгы белән әтисенә охшаган. Кызлары, хәзер Мәскәүдә яшәүче Адиләне дә шулай эшсөяр итеп тәрбияләделәр. Җәй җиттеме-йорт тутырып кунаклар кайта бу нигезгә, хуҗаларның күңеле киң булгач, барысы да сыя. Бер-беребезнең хәлен белешеп, булышып яшибез, күршелек шулай яхшы ул, - ди.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев